Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Осланда махсус операция герое истәлегенә багышланган волейбол турниры узды

Татарстанның Югары Ослан районында предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында оештырылган спартакиаданың беренче этабы узды. Ярышлар муниципаль берәмлекнең башлыгы Евгений Варакин инициативасы белән үткәрелде. Спорт чарасы Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Спартакиада 2024 елның сентябрендә батырларча һәлак булган махсус хәрби операция катнашучы Илназ Закиров истәлегенә багышланган волейбол турниры белән башланып китте. Хәрбинең якын туганнары ярышларда мәртәбәле кунаклар һәм җанатарлар буларак катнашты. Турнирда районның төрле предприятиеләре, оешмалары һәм авыл җирлекләреннән 12 команда көч сынашты, дип сөйләделәр муниципалитет администрациясендә.
Муниципаль берәмлек башлыгы Евгений Варакин әлеге чара район халкының спорт рухын һәм бердәмлеген ныгыту өчен мөһим булуны билгеләп үтте:
«Әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләргә шатмын. Спорт – ул безне берләштерүче көч, команда һәм рух. Бүген сезнең һәрберегез Югары Ослан районы сәламәтлек һәм бердәмлек территориясе булуны раслый. Уңай тәэсирләр, гадел көрәш һәм яңа җиңүләр телим», - диде түрә.
Моннан тыш, Варакин яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесенә 2025 елгы спартакиаданың һәр этабын махсус хәрби операция катнашучыларына багышларга кушты.
Спартакиада район халкын берләштерә һәм волейбол, баскетбол, йөзү, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, чаңгы узышы, шахмат һәм шашка кебек ун спорт төрендә көч сынашу мөмкинлеге бирә. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылардан җыелган командалар катнаша ала.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. 2025 ел шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз