news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда коррупциягә каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының ролен билгеләделәр

Әлеге өлкәдә җәмәгать контролен көчәйтү буенча зональ семинар-киңәшмә узды

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Ослан муниципаль районында булып узган зональ семинар-киңәшмәдә коррупциягә каршы торуда массакүләм мәгълүмат чаралары белән җәмгыять институтларының бергәләп көрәшүен, җәмәгать контролен көчәйтү турында сүз алып барылды. Әлеге семинар-киңәшмәдә ТР Президенты аппаратының коррупциягә каршы сәясәте, муниципаль берәмлекләр каршында оештырылган Җәмгыять советы вәкилләре, район газетасы редакторлары катнашты, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы хәбәрчеләре.
Семинар-киңәшмә эшен ТР Җәмгыять палатасының гражданлык институтларын үстерү буенча рәисе, ОАО “Татмедиа” ААҖ генераль директоры советнигы Владимир Шевчук җитәкләде. Фикер алышуларда ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча баш советнигы Салават Рәхимов, “ТР коррупциягә каршы комитет” региональ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Марат Хафизов, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнаштылар.
Чыгышлардан күренгәнчә дә, гомумән, тормыш үзеннән чыгып та коррупциягә каршы ялгыз көрәшеп булмаганы ассызыклана. Бу эштә дәүләт власте органнарының, хокук саклау структураларының һәм гражданлык институтларының бергәләп эшләве кирәк. Шулай ук, әлеге дәүләткүләм мәсьәләдә, массакүләм мәгълүмат чараларына да аерым бер роль туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot