news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда “Кәгазьнең икенче гомере” дигән экология акциясе оештырганнар

Хәйрия акциясе 1 июньнән 20 кадәр узган, анда катнашучылар тонна ярым макулатура җыйган.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Югары Осланның бер мәчетенә йөрүчеләр “Кәгазьнең икенче гомере” дип аталган экология акциясе оештырганнар. Бу хакта “Волжская новь” газетасы хәбәр итә.

Хәйрия акциясе 1 июньнән 20 кадәр узган, анда катнашучылар тонна ярым макулатура җыйган. Оештыручылар тупланган акчага 100 кг шикәр комы алып, аны Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырганнар.

Ел саен җәйге каникуллар вакытында Югары Осланда балалар өчен курслар ачыла. Быел да балалар Коръән сүрәләре өйрәнгән, гарәп язуы белән танышкан һәм хәйрия акциясендә катнашканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot