news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда-“Күңелле стартлар”

Спорт эстафетасында районның 5 балалар командасы иң кыю һәм җитезләрне ачыклаячак

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Югары Ослан стадионында “Динамо” Балалар фонды призына “Күңелле стартлар” узачак. Ярышларны “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте һәм Югары Ослан Эчке эшләр бүлеге “Динамо” Балалар фонды ярдәмендә оештыра. Спорт эстафетасында районның 5 балалар командасы иң кыю һәм җитезләрне ачыклаячак. Алар-“Теремок” балалар йортында тәрбияләнүчеләр командасы, милиция хезмәткәрләре балаларыннан тупланган “Яшь динамочы”, Югары Ослан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының “Кояшкай”, төбәктәге гимназия укучыларын берләштергән “Крепыш” һәм “Күңелле балалар” командалары. Ярышларда 8-10 яшьлек барлыгы 50 спортчы катнашыр дип көтелә.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярышларны ачу тантанасы көндезге сәгать 12 гә билгеләнгән. “Күңелле стартлар” нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар һәм спортчыларны Кубоклар, медальләр һәм истәлек сувенирлары көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot