news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Осланда “Батырлар” скверына нигез салынды

Анда 100 дән артык үсенте утыртылды

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Югары Ослан районында, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән берлектә, “Батырлар” скверына нигез салынды.

Чарада муниципаль район башлыгы Марат Зыятдинов, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, район үзәгенең оешмалар һәм үзәкләр җитәкчеләре, Югары Ослан урта мәктәбе һәм гимназияләре укучылары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары да катнашты.

Беренче үсентеләрне Идел буе урман хуҗалыгы җитәкче-лесничие Ибраһим Исмәгыйлев утыртты. Бөек Ватан сугышы ветераннары Петр Хватков һәм Вениамин Петров да читтә калмаган.

Бу көнне барлыгы 100 дән артык чыршы, ак каен, юкә, дүләнә агачы үсентеләре утыртылды. Парк 2015 нче елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100