Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Осланда балигълык яшенә җитмәгәннәр эше буенча 11 ай эчендә 90 беркетмә каралган
Район территориясендә бүген 18 яшькәчә 3369 бала яши
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгәннәр эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Аның барышында чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәният буенча урынбасары Сергей Осянин бүгенге көндә район территориясендә 18 яшькәчә 3369 баланың яшәвен җиткерде. Алар арасында 1191 бала – мәктәп яшендә, 1274е – 6-14 яшьлекләр, 904 бала исә – 14-18 яшьлек яшүсмерләр.
ТР муниципаль районнары порталы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 11 ае эчендә комиссия тарафыннан 24 утырыш үткәрелгән, алар арасында өчесе – күчмә, барлыгы 90 беркетмә каралган. Штраф суммасы 15 мең сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз