news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда балаларга комсомоллар турында сөйләделәр

Югары Осланда балаларга комсомоллар турында сөйләделәр
Фото: "Югары Ослан" газетсы

Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре комсомол туган көненә багышланган «Нәрсә ул комсомол?» дигән тарихи сәгать үткәрде. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова укучыларга ВЛКСМның оешу тарихы һәм совет җәмгыятендә комсомол хәрәкәтенең роле, беренче комсомолецлар, беренче комсомол төзелешләрендә фидакарь хезмәт турында сөйләде.

Шулай ук балаларга үзенең комсомол яшьлеген, ничек ВЛКСМга кабул итүләрен, аның әһәмияте, дәрәҗәсе һәм аның рәтендә булуның зур җаваплылык булганын сөйләде. Комсомолның идеясе нәрсәдә, комсомолга кемне һәм нинди эшләр өчен кабул итүләрен яки кемне кабул итмәүләрен һәм күп кенә башка кызыклы фактлар белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot