Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Осланда авариядә бер ир-ат автомобиль салонында кысылып калган
Фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген республиканың Югары Ослан районында трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында авария килеп чыккан.
Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган. Көчле бәрелүдән җиңел машина шактый җимерелгән, йөк машинасының тәгәрмәче чыгып очкан.
Бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның аягы сынган, аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз