Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Осланда 64 яшьлек хатын-кыз үз өендә чыккан янгында һәлак булган
Ут зур булмаган шәхси йортны тулысынча юк иткән.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Югары Осланда 64 яшьлек хатын-кыз үз өендә чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 19.28 сәгатьтә 112 бердәм номерына Югары Ослан авылының Ленин урамында йорт януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сүндерүчеләргә утны сүндерү өчен 25 минут вакыт кирәк булган. Бинаның янган конструкцияләрен сүткәндә, 64 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе, ә кухняда бик нык янып беткән эт табыла.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз