news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районының өч авыл җирлегендә сайлаулар төгәлләнде

Районда сайлаучыларның 39,8 проценты тавыш бирүдә катнашты.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Бердәм тавыш бирү көнендә Югары Ослан районының Соболевский, Печище, Мәйдан, Макыл һәм Вахит авыл җирлекләрендә депутатларны өстәмә сайлаулар уза. Бу хакта җирле «Волжская новь» газетасы яза.

Югары Ослан районының өч авыл җирлегендә сайлаулар төгәлләнде инде, дип белдерде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников.

Аның сүзләренчә, Соболевский авыл җирлегендә сайлаучыларның – 66,6, Мәйданда – 64,1, Вахит авыл җирлегендә 50,8 проценты тавыш биргән. Районда сайлаучыларның 39,8 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Комиссия рәисе әйтүенчә, 14 кандидат үзләренең сайлауларда катнашуы хакында белдергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100