news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районындагы юл һәлакәтендә «Жигули» шоферының гомере өзелгән

Җиңел автомобиль югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Ивеко» йөк машинасы белән бәрелешкән.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Югары Ослан районында булган һәлакәттә «Жигули» автомобиле белән идарә иткән 33 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Җиңел автомобиль югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Ивеко» йөк машинасы белән бәрелешкән.

«Жигули» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot