news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булган

Руль артында хатын-кыз булган машина каршы полосага чыккан һәм икенче автомобильгә килеп бәрелгән.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Югары Ослан районында юл һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында бер кеше һәлак булган, тагын икесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген Казан – Ульяновск юлының 16 нчы чакрымында иртәнге сәгать җидедә булган. Чуашиядән булган 36 яшьлек хатын-кыз "Хендэ Солярис” автомобилендә, алда барган транспорт чарасын узып китү нияте белән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөзгә-йөз “Рено Дастер” машинасына килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында  "Хендэ Солярис” руле артындагы хатын-кыз белән "Рено Дастер"ның 63 яшьлек йөртүчесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр махсус кораллар ярдәмендә зыян күргән хатын-кызга машинадан чыгарга ярдәм иткән һәм аны табибларга тапшырган.

Ә "Хендэ Солярис” машинасындагы пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100