news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында вертолет һәлакәткә юлыккан, бер кеше һәлак булган

Һәлакәт «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте янында килеп чыккан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан районында «Кызыл сабанчы» бакчачылык ширкәте кырына вертолет төшкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына бүген 8.09 сәгатьтә килә. Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Bell-407 вертолетына юлыга. Шуның аркасында, бер кешенең гомере өзелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100