news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында спорт катеры аздан гына батмый калган

Гадәттән тыш хәл Идел елгасында – Югары Ослан авылы һәм Казан арасында булган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Югары Ослан районында спорт катеры аздан гына батмый калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына Идел елгасында – Югары Ослан авылы һәм Казан арасында Speedster дүрт урынлы спорт катерының төбе тишелеп, бата башлавы хакында хәбәр килгән. Катерда ике ир-ат булган.

Урынга беренчеләрдән булып 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Балыкчыларның катер белән якындагы утрауга таба йөзеп барган чагында бәлагә юлыгуы ачыкланган. 2нче зона янгын-коткару отряды һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катерны һәм ир-атларны яр буена алып чыккан.

Исерек хәлдәге катер йөртүчегә карата, медицина тикшерүе үтүдән баш тартканы өчен, административ беркетмә төзелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100