Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак
Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» дип аталган күчмә күргәзмәсе Янка Купала музеенда уза.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Югары Осланы районының Печище авылында урнашкан Беларусь әдәбияты классигы Янка Купала музеенда 2 февральдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә ачылачак.
Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» дип аталган күчмә күргәзмәсе Советлар Союзы Герое, Бөек шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга багышлана.
«Күргәзмә ел саен Янка Купала музеенда уза. Бер-берсе белән таныш булмасалар да, Җәлил белән Янка Купаланы күп нәрсә берләштерә. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат итә, Бөек Җиңүгә кадәр яши алмый», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, чара кысаларында үзенчәлекле дәресләр узачак.
«Ике шагыйрь-ике язмыш» дигән дәрес әдәбиятчыларның Бөек Ватан сугышы вакытында язмышы һәм иҗаты турында сөйли, шулай ук «Каләм-Халык тавышы» дип исемләнгән дәрес һ.б. үтәр, дип ниятләнә», — диде Ленар Нәгыймов.
«Өзелгән җыр» күчмә күргәзмәсе 1 мартка кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз