news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак

Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» дип аталган күчмә күргәзмәсе Янка Купала музеенда уза.

Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Югары Осланы районының Печище авылында урнашкан Беларусь әдәбияты классигы Янка Купала музеенда 2 февральдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә ачылачак.

Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» дип аталган күчмә күргәзмәсе Советлар Союзы Герое, Бөек шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга багышлана. 

«Күргәзмә ел саен Янка Купала музеенда уза. Бер-берсе белән таныш булмасалар да, Җәлил белән Янка Купаланы күп нәрсә берләштерә. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат итә, Бөек Җиңүгә кадәр яши алмый», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, чара кысаларында үзенчәлекле дәресләр узачак.

«Ике шагыйрь-ике язмыш» дигән дәрес әдәбиятчыларның Бөек Ватан сугышы вакытында язмышы һәм иҗаты турында сөйли, шулай ук «Каләм-Халык тавышы» дип исемләнгән дәрес һ.б. үтәр, дип ниятләнә», — диде Ленар Нәгыймов.

«Өзелгән җыр» күчмә күргәзмәсе 1 мартка кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot