Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районында кошларның тере килеш мамыгын йолку буенча бизнес ачылырга мөмкин
Казан дәүләт аграр университеты доценты Фаяз Әүһәдиев проекты белән "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XIII конкурсында җиңде.
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Югары Ослан районында кош ите һәм йон-каурый чималы производствосы ачылырга мөмкин. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы производствосын оештыру кафедрасы доценты Фаяз Әүһәдиев сөйләде. Кичә ул шушы бизнес-проекты белән “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XIII конкурсының “Социаль әһәмияткә ия инновацияләр” номинациясендә җиңү яулады.
“Кош ите һәм йон-каурый чималы җитештерү альтернатив производство булып тора. Башка төп тармаклар көчле үсештә, әмма авыл хуҗалыгында өстәмә тармакларны да үстерергә кирәк. Бу авыл халкын керем белән тәэмин итү өчен дә файдалы. Кышын, төп эшләре туктап торган арада, аларны шушы эшкә җәлеп итү максатын күздә тотабыз. Бизнесны Югары Ослан районында булдырырга җыенам. Бу хосусый крестьян-фермерлык хуҗалыгы булачак”, – ди Фаяз Әүһәдиев.
Бизнес-проект инде әзер, җиңгән өчен 50 мең сум премия бирелгән. Фаяз Әүһәдиев әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыру өчен ярты миллион сум кирәк. “Бизнес-план тәкъдим итеп, бәлки, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша грант алып, проектны үстерербез”, – диде ул.
Йон-каурый мендәр, пуховиклар ясау өчен кулланылачагын әйтте.
Фаяз Әүһәдиев проектының төп инновациясе шул: алар тере кошларны йолкырга ниятли. “Күп җирдә үле кошларны йолкыйлар, ә без тере кошларны йолкырга җыенабыз. Мамыкларын алып, кошларны исән калдыруны тәкъдим итәбез. Казларны суйганнан соң йоннарын алалар да шуның белән бетә бит, ә без берничә тапкыр файдаланып булырлык итеп тәкъдим итәбез”, – ди ул. Әмма моны ни рәвешле башкару серен ачарга теләмәде, ләкин кошларның авырту кичермәячәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз