news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлы вакытлыча ябыла

Автомобиль юлының 15,2 чакрымнан башлап 22,5 чакрымына кадәр участогы ябыла: бу чорда биредә металлдан барьер коймаларны үзгәртеп кую планлаштырылган.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында 13 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла, дип хәбәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Автомобиль юлының 15,2 чакрымнан башлап 22,5 чакрымына кадәр участогы ябыла. Бу чорда биредә металлдан барьер коймаларны үзгәртеп кую планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге “Шеланга авылына керү юлы” автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы Татарстанның ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot