news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында ир-ат 2 яшьлек баланы янгыннан коткарган

Сәламәтлегенә зыян килгән бала госпитализацияләнгән.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Югары Ослан районында 35 яшьлек ир-ат 2 яшьлек баланы янгыннан коткарган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Октябрьский поселогының Көньяк урамында урнашкан шәхси йортта төнге сәгать өчтә янгын чыккан. Янгын чыкканын күргән 46 яшьлек хатын-кыз ярдәмгә 35 яшьлек күршесен чакырган. Бүлмәләрнең берсендә аның оныгы барлыгын хәбәр иткән.

Ишек яну сәбәпле, ир-ат йортка тәрәзәдән кергән. Урын өстендә яткан баланы алып, аны урамга алып чыккан. Сабыйның башы, йөзе, тәне, куллары, аяклары пешкән. Аны хастаханәгә озатканнар.

112 номерлы янгын бүлегеннән килгән янгын сүндерүчеләр, аны 20 минутта сүндергән. Уттан 48 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Фаҗига чыгу сәбәпләренең берсе – ут белән саксыз эш итү, дип карала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үткән ел 30 март көнне 112 номерлы янгын бүлеге хезмәткәрләре Окябрь поселогының Көньяк урамында урнашкан йортларга кереп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрне турында сөйләгән, белешмәләр тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot