news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында ике ятим балага торак бирделәр

Светлана һәм Николай Винокуровлар Югары Осланда «Теремок» балалар приютында тәрбияләнгән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан районында ике ятим балага торак бирделәр, дип яза «Волжская новь».

Светлана һәм Николай Винокуровлар Югары Осланда «Теремок» балалар приютында тәрбияләнгән. Балалар йорты ябылгач, алар апаларында яшәгән, ул вакытта әти-әниләре исән булмаган.

Хәзер бертуган Винокуровлар янәшә торган шәхси йортларда яшәячәк. Һәр йортта, зал, йокы бүлмәсе, аш бүлмәсе, бәдрәф, мунча, йорт янында ишегалды корылмалары, җир участогы бар. Балалар Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов йорт хуҗаларын “өй туе” белән котлады, бүләкләр тапшырды, җирле үзидарә башлыгы үзе ясаган өстәлләр бүләк итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100