Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районында ике квадроцикл һәм көймә сакланган гаражга ут төрткәннәр
Янгын Введенская бистәсенең Нагорная урамында булган.
(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Югары Ослан районында ике квадроцикл һәм көймә сакланган гараж янган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Кичә кич, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Введенская бистәсенең Нагорная урамында кирпеч гаражда янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Янгын урынында № 8 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгынчыларын корылманың хуҗасы каршы алган һәм эчтә беркемнең дә булмавын әйткән”, - диделәр министрлыкта.
Сәгать ярымнан соң янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндергән. Янгында 200 квадрат метр мәйданлы бина, квадроцикл һәм көймә янып беткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча янгынның сәбәбе ут төртү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз