Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары Ослан районында Гагаринны шәхсән белүче укытучы 100 яшьлеген билгеләп үтте
1966 елда Бибинур Хөснуллинны КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлыйлар, анда ул беренче космонавт Юрий Гагарин белән шәхсән таныша.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә, Татарстанның Югары Ослан районы укытучысы, космонавт Юрий Гагарин белән шәхсән таныш хатын-кыз йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бибинур Хөснуллина 1920 елның 3 ноябрендә Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туган. Бу турыда «Волжская новь» газетасы яза.
Җиде сыйныфны тәмамлаган кыз Спас педагогика техникумына укырга керә. 1938 елда юллама буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җиде еллык мәктәбендә эшли башлый. 1942 елда бу мәктәп ябыла һәм Бибинур Шәйхелислам кызын Яңа Болгар авылына яңа ачылган җидееллык мәктәпкә география укытучысы итеп күчерәләр. 1949 елда ул әлеге уку йорты директоры була. Анда ул 1972 елга кадәр эшләгән. Аның җитәкчелегендәге мәктәп районда алдынгыларның берсе булган.
1966 елда Бибинур Хөснуллинны КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлыйлар, анда ул беренче космонавт Юрий Гагарин белән шәхсән таныша.
Бибинур Хөснуллина атказанган укытучы булудан тыш, ире белән өч бала тәрбияләп үстерә.
Бүген Бибинур апа Казанда улының гаиләсе белән яши. Юбилярга котлауларны төрле авылларда яшәүче укучылары да юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз