news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында дача йортының өске катыннан ир-ат торба өстенә төшкән

Казанның 7нче хастаханәсендә 70 яшьлек ир-ат вафат булган.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Югары Ослан районында дача йортының өске катыннан ир-ат күкрәге белән торба өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көн уртасында Түбән Осландагы “Этилен” бакчачылык ширкәтендә 70 яшьлек ир-ат бакча йортының икенче катында төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән.

Эшләгәндә ул ниндидер мизгелдә тотынып кала алмыйча 25 миллиметрлы чыгып торган торба өстенә килеп төшкән. Аның кулына зыян килгән һәм торба күкрәк читлеген тишкән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга Югары Ослан районы хастаханәсе табиблары килгән. 112нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре гидравлик корал белән дүрт җирдән торбаның тәннән чыгып торган урыннарын кискән. Ир-атны Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

“Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат кичке сәгать уннарда реанимациядә вафат булган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100