news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән

Җиңел автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

Югары Ослан районында авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган, ә имгәнгән ике кешене якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot