news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында 78 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган

Ут тулысынча бүрәнә йортны юкка чыгара.

(Казан, 5 март, "Татар-информ").  Югары Ослан районында 78 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә 112 ашыгыч хезмәт номерына Югары Ослан районы Сеитово авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешта. Шаһитлар өйдә кеше булырга мөмкинлеше турында хәбәр итәләр.

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр, коткаручылар килә. 78 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot