news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районы янында ике балыкчы су астына төшеп киткән

Гадәттән тыш хәл Идел елгасында ярдан 150 метр ераклыкта килеп чыккан.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Югары Ослан районы янында ике балыкчы су астына төшеп киткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Идел елгасында ярдан 150 метр ераклыкта килеп чыккан. Коткаручылар су астыннан 32 һәм 44 яшьлек балыкчыны чыгарган.

Коткаручылар балыкчыларны медикларга тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot