news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районы башлыгы интернат-йортта яшәүче өлкәннәргә Яңа ел бүләкләре китерде

Марат Зыятдинов ялгыз әби-бабайларны ел саен Яңа ел белән котлый.

(Югары Ослан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Волжская новь»). Күп еллар дәвамында Татарстанның Югары Ослан районындагы интернат-йортта яшәүче карт һәм инвалид кешеләрне район башлыгы Яңа ел белән килеп котлый. «Марат Зыятдинов Кыш бабай кебек үзе белән һәрвакыт бүләкләр дә китерә», — дип яза район газетасы.

Интернат-йортта яшәүчеләрне районның Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая да тәбрикләде. Ул 2020 ел тарихи вакыйгалар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән истәлекле булачагы турында искәртте. «Сез бу вакыйгаларга зур өлеш керткән өлкән буын», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100