news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы башлыгын эшеннән азат иттеләр

ТР Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы башлыгы Илнур Гаязов ышанычны югалту сәбәпле эшеннән азат ителде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прокурор тикшерүе вакытында ачыкланганча, Гаязовның хатыны законда билгеләнгән тыюны бозган һәм 27 чит ил компаниясенең финанс инструментларына ия булган. 2024 елда бу акцияләрнең гомуми әйләнеше 24 млн сум тәшкил иткән.

Авыл башлыгына кисәтү игълан ителгән, әмма мондый хокук бозу очрагы эштән азат итү өчен нигез булып тора, шуңа күрә прокуратура судка дәгъва юллаган. Суд таләпләрне канәгатьләндергән, карар әлегә үз көченә кермәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot