Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районының Вахит авылында балалар арасында рәсем ясау бәйгесе узды
Югары Ослан районының Вахит авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен «Кышкы әкият» дигән рәсем ясау конкурсы узды. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.
«Кышкы әкият» рәсем ясау конкурсы катнашкан балаларга иҗат аша үзләренең яңа ел кәефләрен һәм дөньяны күзаллауларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Рәсем ясаган вакытта китапханәнең яшь укучылары конкурсларда, викториналарда катнашты, шигырьләр укыды - кыскасы, бөтен көчләре белән акыл, зирәклек, күзәтүчәнлек һәм күп китаплар укыганлыкларын күрсәттеләр. Балалар ясаган күп кенә рәсемнәр аларның якты хыялларын, фантазия очышы һәм оригинальлеген күрсәтә.
Рәсемнәр китапханә стендында урнаштырылды. Китапханә диварындагы балаларның иҗади эшләре, барлык авылдашларның да күзләрен сөендереп, игътибарын җәлеп итеп торачак.
Чарада катнашучыларның барсына да да татлы бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз