Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылында чәй эчү йолалары белән таныштылар

Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында чәй эчүгә багышланган чара оештырылды. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.
Элекке заманнардан килгән иң киң таралган һәм файдалы эчемлеккә багышланган танып-белү программасы кысаларында укучыларны Россиядә чәйнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борынгы заманнардан ук чәй тәмле генә түгел, шифалы эчемлек тә булып таныла.
Чараны оештыручылар төрле халыкларда чәй эчү традицияләре һәм йолалары турында сөйләде, балалар чәй тантанасының атрибутлары, чәй кайнату рецептлары, аларның үзенчәлекләре һәм кагыйдәләре турында белделәр. Россиядә элеккеге заманнарда чәйне самавырларда кайнатканнар, чәйне зур чынаякларга тутырып салып эчкәннәр. Чәй янына гадәттә төрле бәлешләр, варенье, бал, шикәр куелган.
Чарада катнашучылар чәй кайнату серләре белән уртаклаштылар, нинди үләннәрнең аны тагын да хуш исле һәм файдалы итүе турында сөйләделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Балалар татып карарга берничә төр чәй сайладылар, һәркем кайсы чәйнең яхшырак һәм тәмле икәнен бәяли алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз