news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында 90 яшьлек әбинең гомере өзелгән

Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында 90 яшьлек әбинең гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләргә Татарстанның Югары Ослан районы Ташкабак авылында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 57 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган. Янган конструкцияләрне аралаган һәм су сиптергән вакытта 90 яшьлек әбинең мәетен табып алганнар.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot