Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районында «Сәйдәшстан» музыка фестивале булды
Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевка багышланган «Сәйдәшстан» традицион музыкаль фестивале 21нче тапкыр узды. Районда беренче тапкыр 2000 елда узган бәйрәм, коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда гына булмады.
Төрле елларда әлеге чараны үткәрүне фестивальне оештыру инициаторлары Галиәсгар Камал исемендәге театр музыкантлары яки район коллективлары башкарды. Быел ул уртак булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тамашачыларны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм композиторның оныгы Камил Сәйдәшев сәламләде. Ул җыелучыларга бабасы истәлеге өчен рәхмәт белдерде һәм яхшы ял теләде. Сергей Викторович истәлекне сакларга кирәклеге турында сөйләде. Аннары композиторның туганнары истәлек ташына чәчәкләр салды.
Биредә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Камил Нәүфәл улының хатыны Иза Сәйдәшева оештырган шәхси күргәзмә эшләде. Портретларда гаилә әгъзалары сурәтләнгән, юмористик шаржлар да бар.
Программаның беренче өлешендә Казан кунаклары чыгыш ясады. Музыкаль бәйрәмне алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша коллегаларын тәкъдим итте. Республиканың атказанган һәм халык артистлары Рәйхан Габдуллина, Ирек Кашапов, Фирая Әкбәрова, Эмиль Җәләлетдинов, музыкантлар Фоат Әбүбәкеров, Әхмәт Кәримов, Данияр Соколов җитәкчелегендә Камал оркестры башкаруында Сәйдәшев әсәрләре яңгырады.
Чараның икенче өлешендә эстафетаны Югары Ослан талантлары алды. Аларны алып баручы Алия Григорьева тәкъдим итте. Сәйдәшев әсәрләрен Алия Хәлимова, Анастасия Черменская, Дилбәр Мәкъсүмов, Сәлим Кадыйров, Айсылу Хәйруллова, Алия Зиннәтова һәм Алинә Сәлахова, Фәридә Хөснуллина һәм Марат Сираҗетдинов дуэты, «Мирас» балалар сәнгать мәктәбе гармунчылар ансамбле башкарды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз