news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында Иделдәге боздан чыга алмаган балыкчыларны коткарганнар

Югары Ослан районында Иделдәге боздан чыга алмаган балыкчыларны коткарганнар
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Югары Ослан районының Ташкабак авылы янында коткаручылар ике балыкчыны боздан алып чыккан. Ир‑атлар боз тишелү сәбәпле мөстәкыйль рәвештә ярга чыга алмаган. Бу хакта 112 ашыгыч хезмәтләр номерына хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар балыкчыларны исән-имин ярга алып чыккан. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан.

Язгы бозга чыгу бик куркыныч, дип кисәтә коткаручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot