news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында БПЛА куркынычы турында мәчет һәм чиркәүләр аша хәбәр итәчәкләр

Югары Ослан районында халыкны пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы турында хәбәр итү өчен православие мәхәлләләре һәм мөселман дини оешмалары җәлеп ителгән. Сигнал бирүнең техник чаралары булмаган торак пунктларда ашыгыч мәгълүмат бирүнең яңа системасын керттеләр.

Мәчетле авылларда кисәтүләр манараларга куелган тавыш көчәйткечләр аша тапшырылачак. Гамәлдәге православие храмнары булган торак пунктларда кисәтү сигналы булып чиркәү кыңгыраулары яңгыраячак.

Гражданнар оборонасы буенча белгеч Ольга Аблаева аңлатканча, традицион хәбәр итү системалары ерак торак пунктларны һәрвакытта да колачламый, ә кыңгыраулар һәм тавыш көчәйткечләр шактый ерактан ишетелә.

Оператив мәгълүмат бирү өчен руханилар махсус төркемнәргә кертелгән, алар аша профильле хезмәтләрдән Татарстан территориясенә һөҗүм куркынычы турында мәгълүмат алалар. Хәбәрне алгач, алар кичекмәстән халыкка сигнал тапшыралар.

Ольга Аблаева сүзләренчә, яңа системаны гамәлгә кертү алдыннан үзәкләштерелгән хәбәр итү оештыруның техник мөмкинлеге булмаган торак пунктларда күчмә киңәшмәләр уздырылган. Инициативаны районның руханилары да хуплады.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot