Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары Ослан районында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны искә алдылар
Татарстанның Югары Ослан районы М.Вахитов исемендәге авыл Мәдәният йортында «Язлар килә җиңү белән» дип аталган тантана узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, районның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин катнашучыларга вәгазь сөйләгән, һәлак булган геройларга Коръән аятьләре багышлаган, алар рухына һәм махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә дога кылган.
Шулай ук хәзрәт махсус операция катнашучы улларның, ирләрнең, әтиләрне, абый-энеләрнең җиңеп, исән-сау өйләренә кайтуын теләп дога укыган.
Искәртеп үтик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары белән 29025 ел Ватан сакчылары ел дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең заманча йөзендә аларның һәммәсенең дә бик зур өлеше бар, диде. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2025 ел «Каһарманнар елы» дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз