news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан муниципаль районында стендка ату буенча Россия беренчелеге узачак

Ярышларда 16 команданы тәкъдим итүче 200 дән артык кеше катнашачак

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). 25 нче сентябрьдән 3 нче октябрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының “Свияга” комплексында стендка ату буенча Россия беренчелеге узачак. Тантаналы ачылыш 26 нчы сентябрьдә 14 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия беренчелеге 2015 нче елга Россиянең стендка ату буенча җыелма командасын ачыклау өчен сайлап алу системасына керә.

Илкүләм беренчелектә спорт осталары, дөнья һәм Ауропа беренчелекләрендә катнашкан затлар үз осталыгын күрсәтәчәк: 2014 нче елгы дөнья чемпионкасы Юлий Туголукова, бронза призеры Антон Слепушкин, дөнья һәм Ауропа беренчелекләре призеры Кирилл Фокеев, дөнья һәм Ауропа чемпионы Анатолий Федоров, 2014 нче елгы Ауропа чемпионкалары Алинә Фазылҗанова, Екатерина Субботина.

Ярышларда 16 командага кергән 200 дән артык кеше катнашачак.

Беренчелеккә 18 судья хөкемдарлык итәчәк, аларның 9ы – халыкара класслы. Баш судья – халыкара категориягә ия Владимир Завгороднев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100