news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Югары Ослан мөхтәсибәте Татар Макылы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Үткән ял көннәрендә Югары Ослан районы Татар Макылы авылы «Кашаф» мәчете салынуның 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Әлеге юбилейда, авыл халкыннан тыш, чакырылган кунаклар, район имамнары, иганәчеләр, мәчет төзелешенә һәм аны ремонтлауга үзеннән зур өлеш керткән шәхесләр катнашты. Чара өйлә намазыннан соң башланды. Аны «Кашаф» мәчете имамы Ренад хәзрәт Гарифуллин ачып җибәрде, мәчетне төзүдә һәм яңартуда катнашкан авылдашларга һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Авыл халкының истәлекләре, фото һәм архив документлары нигезендә Татар Макылы авылы мәчетенең тарихы хакында презентация ярдәмендә район китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова сөйләп үтте, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчеткә ислам дине дәресләренә йөргән балалар аятьләр, хәдисләр һәм мөнәҗәтләр сөйләп күрсәтте. Югары Ослан районының «Хәзинә» иҗат төркеме мөнәҗәтләр башкарды. Әлеге очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина алып барды, үзенең чыгышында ул «Без тарихта эзлебез» проекты кысаларында республикабызда мәчетләрне торгызу, чишмәләрне барлау, зиратларны төзекләндерү, дин әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерү кебек чараларның урын алуын билгеләп үтте.

Татар Макылы авылы «Кашаф» мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Татарстан Мөфтие исеменнән Ренад хәзрәт Гарифуллинга һәм мәчетнең юбилеена әзерлек барышында ремонт эшләрен башкарган иганәчегә рәхмәт хаты тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100