Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары Ослан мөселманнары Марокко шәехе белән очрашкан
Шәех үзенең чыгышында дингә өндәү ысуллары турында сөйләгән.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Кичә Югары Ослан мөхтәсибәте Диния нәзәрәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә Рәсүлебез (с.г.в.) нәселеннән булган шәех Габдерәхим Лакрим белән очрашу үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты.
Шәех үзенең чыгышында ислам диненә чакыру, дингә өндәү ысуллары турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Очрашуда район мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, имамнар, мәчет картлары, мәчетләр каршындагы курсларга йөрүче мөслимәләр, укучы балалар катнашты. Чара мөхтәсибәт тарафыннан мөселман кафесында оештырылган төшке аш белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз