news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан гимназиясе укучылары Бөркетләр сафын тулыландырды

Югары Ослан гимназиясендә күптән көтелгән тантаналы вакыйга булды. Анда I сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына кабул иттеләр, дип яза «Волжская новь» газетасы.

«Россия бөркетләре» – башлангыч мәктәп өчен илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча масштаблы Бөтенроссия проекты. Россия бөркетләре – илебез һәм Россия халкы кебек нык һәм какшамас бердәмлек ул.

Тантана Россия Федерациясе дәүләт гимнын башкарудан башланды. Чарада педагог-оештыручы Фәргать Михайлов һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Алсу Сибгатуллина укучыларга теләкләрен җиткерде. Алар балаларны мөһим вакыйга белән котлады һәм барысына да уңышлар, яңа ачышлар теләде. Иң тантаналы мизгелдә яшь Бөркетләр Ватанны яратырга, тырышып укырга, изге гамәлләр кылырга, әйткән сүзләрендә торырга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм намус белән эш итәргә вәгъдә биреп, горурлык белән ант итте.

Уку елы дәвамында укучылар сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе җитәкчелегендә «Россия бөркетләре» исеменә лаек булу өчен төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашачаклар. Укучыларның эшчәнлеге җиде юнәлеш («Бөркет – Эрудит», «Бөркет – Ирекле», «Бөркет – Мастер», «Бөркет – Спортчы», «Бөркет – Тарихи хәтерне саклаучы», «Бөркет – Эколог» һәм «Бөркет – Лидер») буенча алып барылачак. Барлык юнәлешләр дә башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot