news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан балалар бакчасына йөрүче бала бөтенроссия конкурсында җиңгән

Вероника Лавонина «Минем гаилә язмышында сугыш» номинациясендә I дәрәҗә диплом алды.

(Казан, 1июнь, «Татар-информ»). Татар Борнашы балалар бакчасына йөрүче Вероника Лавонина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган VII бөтенроссия «Салют, Җиңү» конкурсында җиңүче булды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Балалар бакчасы мөдире Светлана Андреева сөйләгәнчә, кыз «Минем гаиләм язмышында сугыш» номинациясендә җиңгән. Аның тәрбиячесенә конкурста катнашучыларны әзерләгән өчен «Идея» Бөтенроссия гражданлык һәм яшьләр инициативалары үзәгеннән Рәхмәт хаты тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100