news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Әлки авылында биш балалы гаилә сайлауда катнашты

Югары Әлки авылында биш балалы гаилә сайлауда катнашты
Фото: "Әлки хәбәрләре" газетасы

Әлки районының Югары Әлки авылында яшәүче 5 балалы гаилә сайлауда катнашты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Һәркайда, һәр эштә бергә булган әлеге зур гаилә сайлауга да җыйнау килде. Шуның өстенә олы кызлары Эльвина, февраль аенда 18 яшен тутырып, бу сайлауда беренче тапкыр катнаша.

«Кызыбызның шатлыгын бергәләп бүлешәбез. Менә эне-сеңелләре дә бик теләп безгә иярде. Әтиебез генә эштә, ул кич кайтканда сайлый», – ди Альбина Бурганова.

Аңа каравы, дәү әниләре Наилә һәм дәү әтиләре Илһам да ишле гаиләгә кушылган.

«Янәшәмдә бар якыннарым да булгач, минем өчен тагын да күңеллерәк бәйрәмгә әйләнде бу көн. Сайлау хокукына ия булуым белән горурланам», – ди Эльвина үзе.

news_right_1
news_right_2
news_bot