news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югалган кыз, үтерелгән хәлдә, полицейскийлар тарафыннан табылган

Аны урлап киткән ир дә – мәет

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 14 нче ноябрьда ТРның Әтнә районы Яңа Бәрәскә авылында югалган 13 яшьлек Алинә Гыйлемханованың үле гәүдәсен полицейскийлар Марий Элның Морки районындагы Нуж-Ключ авылы яны урман посадкасында тапкан: кыз бала пычак белән кадап үтерелгән булган. Аны куе кызыл төстәге “Нива” автомобиленда урлаучы 40 яшьлек Рәдиф Латыйпов шушы урыннан ерак түгел асылынган. Машинасы да шунда гына булган.

ТР буенча ЭЭМ шул хакта хәбәр итеп, хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык шартлары ачыклана, урында тикшерү-оператив төркеме, Татарстан белән Марий Элның ЭЭМ полициясе эшли, дип белдерә.

Алар ачыклаганча, җинаять кылган вакытта теге 1972 елгы ир беркайда да эшләмәгән, аңа кадәр хулиганлык буенча берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган, элек караклык өчен хөкем ителгән.

Ул ирнең үсмер кызны урлавы турында баланың Яңа Бәрәскәдәге дәү әнисе гариза белән мөрәҗәгать иткәч, шунда ук “Перехват” планы игълан ителгән, мәгълүмат Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шушы торак пункт тирә-ягындагы подразделениеләренә, шулай ук Марий Элга җибәрелгән.

Кызның әнисе гаиләле Латыйпов белән озак еллар якын мөнәсәбәттә булган, 14 ноябрьда ул хатын араны өзү турында шалтыраткан. Әйтүләренчә, Латыйпов үзенең “ВАЗ-2121” машинасында күршедәге Күлле Киме авылы мәктәбеннән кайтып килгән Алинә белән иптәш кызын утырткан һәм Яңа Бәрәскәдә соңгысын төшергән. Алинәне утыртып каядыр алып киткән ир 14.30да кызның әнисенә шалтыратып, Яңа Бәрәскә зиратына очрашуга чакырган, хатын куркып, анда әнисен җибәргән. Ләкин Алинәне машинасында утырткан ир әби кеше белән сөйләшергә теләмәгән, һәм китеп тә барган. Аннары Латыйпов күршесенә берничә тапкыр СМСлар җибәреп, бик ачуланмаска, законлы хатынын бәлада калдырмаска үтенгән.

Ике хатын арасында йөргән Р.Латыйпов Алинәнең әнисенә дә, син әле үкенерсең, дигән СМС җибәргән булган... Хәзер ул бердәнбер кызын мәңгелеккә югалткан, ә Рәдифнең хатыны тол, улы ятим калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot