Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югалган җинаять эшләренең күбесе табылган
137 җинаять эше югалуы турында Әлмәт шәһәре прокуратурасы белдергән иде
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт полиция бүлегендә югалган җинаять эшләренә бәйле карарны Татартан прокуроры урынбасары Сергей Старостин юкка чыгарды.
Полиция бүлегендә теге яки бу сәбәпләр белән туктатылган 137 җинаять эше югалуы турында Әлмәт шәһәре прокуратурасы белдергән иде. Бу фактны тикшерү комитеты ачыклаган булып чыкты.
Әлеге факт буенча җинаять эше ачу турында карар да чыкты. Һәм югалган документларны эзләргә, гаеплеләрне ачыкларга керештеләр. Әлеге эш барышында югалган җинаять эшләренең күбесе табылган. Шул сәбәпле Сергей Старостин җинаять эше кузгату турындагы карарны юкка чыгарган, дип белдерә ”Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз