news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югалган документны күп функцияле үзәкләрдә табып булачак

Татарстанда хезмәт күрсәтүче үзәкләрдә табылдык документлар кабул ителәчәк.

Югалган документны күп функцияле үзәкләрдә табып булачак
Султан Исхаков, Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә (КФҮ) югалган документларны табарга мөмкин булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова әйтте.

“Күптән түгел генә миңа пенсия таныклыгын югалткан ханымнан мөрәҗәгать килде. Ул газетага да игълан биреп караган, әмма беркем шалтыратмаган. Шуннан без, нигә әле безгә советлар вакытындагы кебек бюро ачмаска дип уйладык. Ул вакытта табылдыклар бюросы булган, ә без югалган документлар бюросы ачабыз. Шуңа күрә әгәр кибеттә, урамда, сәүдә үзәгендә, кая булса да документ табып, аны иясенә кайтарырга телисез икән, теләсә нинди КФҮгә китерә аласыз. Без аны кабул итеп алабыз, китерүченең дә мәгълүматларын алабыз. Мин документ тапкан кешеләрнең уңайлы вакытта безнең күп функцияле үзәкләргә кертеп бирүен телим”, - дип белдерде Ленара Мозаффарова.

Аның әйтүенчә, coll-үзәктә көн саен югалган документлар турында мәгълүмат яңарып торачак, югалган документ турында шалтыратып белешергә мөмкин булачак. “Әгәр бу кеше безнең базада булса, без аның шалтыратканын көтеп тормыйча, үзебез дә шалтыратып әйтергә мөмкинбез”, - дип белдерде Ленара Мозаффарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100