news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода зур кибет яна

Социаль челтәрләрдә янгын турында видеоязмалар һәм фотолар чыкты.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Юдинода “Анастасия”супермаркеты яна. Вакыйга урыныннан видеоязманы шаһитлар социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштырганнар.

Кадрларда кибет өстеннән куе төтен күтәрелүе күренә. Ялкын күренми.

Янгын чыгу сәбәпләре һәм мәйданы, шулай ук зыян күрүчеләр саны ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot