news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода яңа яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Катнашу өчен гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Юдино торак массивында яшьләр үзәге җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Бу хакта ТР башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин бәйгенең зур кызыксыну уятуына ышанам. Барыннан да элек, Юдинода туган кешеләр арасында. Бу иртәгәсе көннең яшүсмерләр клубында балалар белән яңа кызыклы эш алып бару өчен менә дигән мөмкинлек», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Яңа объект Революционная урамы, 29 йорт адресы буенча урнашачак. Бинаны тантаналы ачу август ахырына планлаштырылган.

Катнашу өчен гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә. Конкурс ике этапта уздырыла: читтән торып үткәрелә торган этап - 17-30 июль, турыдан-туры этап — 3-10 август көннәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot