news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода тәрәзәдән егылып төшкән бала һәлак булганнан соң тикшерү башланды

Казанның Юдино бистәсендә күпкатлы йортның 10 нчы катыннан егылып төшкән 5 яшьлек баланың үлеме факты буенча тикшерү башланган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Фаҗига бүген Юдинода Мостай Кәрим урамында булды. Малай москит челтәренә таяна һәм тәрәзәдән егылып төшә. Агентлыкка хәбәр итүләренчә, фаҗига вакытында сабыйның әти-әнисе өйдә булган, алар йоклаган.

Һәлакәт урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot