news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода баласын тәрәзәдән ыргыткан ир-атка карата җинаять эше ачылган

Татарстанда яшәүче ир-ат баланы үтерергә маташуда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Юдино бистәсендә ир-ат 2022 елда туган кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыта. Бәхеткә, кыз кар көртенә төшә. Баланы хастаханәгә алып китәләр, табиблар баланың кулы сынуын һәм баш мие имгәнүен ачыклый.

Тикшерүчеләр «Кече яшьтәге баланы үтерергә маташу» маддәсе буенча эш ачкан. Хәзерге вакытта 35 яшьлек ир-ат тоткарланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул исерек хәлдә булган.

Татарстан прокуратурасы балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм сәбәп булган очракта тиешле хезмәтләрнең эшенә бәя бирәчәк. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов шундый йөкләмә биргән.

Тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot