news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода баланы наркоман атадан коткарган ир-ат Саклану министрлыгы белән контракт төзеде

Бүген «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгендә 44 яшьлек Рамил Бикмуллин контракт имзалады. Ул Юдинода әтисе тәрәзәдән ыргыткан кечкенә кызны коткара. Биш бала атасы Рамил Бикмуллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ул Россия Герое булу яки югары дәрәҗә алуны максат итеп куймый, бары тик тынычлык урнашуын тели.

«Туган илне яклау өчен контракт имзалыйм. Барысы да тизрәк тәмамлансын иде дип телим, контракт төзү турында дүрт айга якын уйладым. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында туганнарым хезмәт итә. Өйдә мине аңламадылар һәм хупламадылар, мин контракт имзаларга телим дип әйткән идем инде һәм бүген беркемгә берни дә әйтмичә килдем. Нәтиҗәдә мине аңларлар дип уйлыйм. Җиңүне якынайтырга һәм үз өлешемне кертергә телим», - диде Рамил Бикмуллин.

Ир-ат сүзләренчә, ул машина йөртүче булып хезмәт итәргә тели һәм аның теләген искә алырлар дип ышана. Ул инде медицина комиссиясе узган һәм хәрби хезмәткә яраклы дип табылган. Формалы киемне үзе сатып алмаган, чөнки республиканың кирәкле бөтен әйберләр белән тәэмин итәчәген белә.

Рамил Бикмуллин үзен бик тыйнак тотты, ул «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгендә аны журналистлар каршы алыр дип көтмәгән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot