news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юдинода автобуска ут капкан

Социаль челтәрләрдә автобуста чыккан янгын фотографияләре урнаштырылган.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Юдинода “кызыл” автобуста чыккан янгын фотографияләрен урнаштырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл бүген иртән килеп чыккан. Янгын җәмәгать транспортының мотор бүлегендә чыккан. Янгынны тиз арада сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot